Иске Балтач. 17 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтачтагы балаларны һәм үсмерләрне реабилитацияләү филиалы директоры вазифасына Гөлнара Шәймөхәмәтова билгеләнде.
Гөлнара Шәймөёәмәтова балтачлыларга иҗади, талантлы, нәрсәгә тотынса, барын да эшләргә сәләтле шәхес буларак таныш.
2018 елдан ул район мәдәният сарае коллективын җитәкләде һәм шушы вакыт эчендә аның җитәкчелегендә шулкадәр кызыклы, үзенчәлекле проектлар тормышка ашырылды, район һәм республика күләмендәге чаралар оештырылды, Балтач җиренең талантларга ни дәрәҗәдә бай икәнлеге күренде. Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы һәм гаять зур педагогик һәм журналист тәҗрибәсенә ия Гөлнара Шәймөхәмәтова үзен тагын да җаваплырак өлкәдә сыный. Хәзер ул Балтачтагы балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү филиалы директоры вазифасына билгеләнде.