Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар 2022, 09:43

Россия фигуристкалары Таллиннда бөтен пьедесталны яулады

Россия фигуристкаларының бозда ялгыз шууда Европа чемпионатында өченче ел рәттән триумфы. Бу юлы алтын Камилә Вәлиевада

Россия фигуристкалары  Таллиннда бөтен пьедесталны яулады
Россия фигуристкалары Таллиннда бөтен пьедесталны яулады

Таллинн. 16 гыйнвар - "Балтач таңнары". Россия фигуристкаларының бозда ялгыз шууда Европа чемпионатында өченче ел рәттән триумфы. Бу юлы алтын Камилә Вәлиевада

Фигуралы шуу. Европа Чемпионаты. Нәтиҗәләр:

1. Камилә Вәлиева (Россия) - 259,06 2. Анна Щербакова (Россия) - 237,42 3. Александра Трусова (Россия) - 234,36 4. Ай Хендрикс (Бельгия — - 207,97 5. Екатерина Куракова (Польша) — 204,73 6. Екатерина Рябова (Әзербайҗан) - 196,75

Эстония башкаласы Таллиннда программаның соңгы төрендә - хатын-кызлар арасында бозда ялгыз шууда чыгышлар тәмамланды.

Сенсация булмады һәм сезон лидеры Камилә Вәлиева җиңү яулады, ул әле кыска  программадагы чыгыштан  ук калганнардан зур өстенлеккә ия булды. Калган призлы урыннарда да Россия фигуристкалары. Анна Щербакова -көмеш, Александра Трусова бронза медальләр яуладылар.   Бельгия спортчысы Луна Хендриксны дүртенче урында. Соңгысының нервлары свнатты һәм тупас хаталар җибәрде, шуңа күрә медаль өчен көрәшкә чыга алмады 2020 елгы Грацтагы кебек үк, Европа чемпионатының бөтен пьедесталы бер тренер Этери Тутеридзе командасында.

Автор:
Читайте нас: