Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2022, 13:35

Балтачлылар, пенсиягә иртәрәк чыгасыгыз киләме?

Балтачлылар, беләсезме, озайлы хезмәт стажы булган россиялеләрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бар.

Балтачлылар, пенсиягә иртәрәк чыгасыгыз киләме?
Балтачлылар, пенсиягә иртәрәк чыгасыгыз киләме?

Иске Балтач. 15 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтачлылар, беләсезме, озайлы хезмәт стажы булган россиялеләрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бар.

  Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен берничә нигез бар, дип белдерә Г.В. Плеханов исемендәге  КДЭУның финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры. Юлия Финогенова. Мондый хокукка озак эш стажы булган гражданнар ия.  Ир-атлар өчен ул 42 елдан  һәм  хатын-кызлар өчен 37 елдан ким булмаска тиеш. Пегсиягы вакытыннан алда чыгу хокукы булган ир-атка  60 яшьтән  түләүләр каралган. Хатын-кызларның яше  бу очракта 55тән ким булмаска тиеш.  Моннан тыш, вакытыннан алда пенсияне үзләренә бәйсез сәбәпләр аркасында эшләрен югалткан пенсия алды яшендәге затлар ала ала . Мәсәлән, оешманың бетерелү,е шәхси эшмәкәр эшчәнлеге туктатылуы, штат кыскартылуы моңа сәбәпче булырга мөмкин. Кайбер шартларны үтәгәндә, алар эшсезлек буенча пенсия рәсмиләштерә ала диде эксперт. Аны рәсмиләштерү өчен, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча укыганнан соң да, кандидатка туры килә торган эш табу мөмкинлеге булмаган очракта, гражданинның вакытыннан алда пенсиягә чыгу турында тәкъдим мәшгульлек хезмәтеннән җибәрелүе   мөһим. Эшсезгә вакытыннан алда пенсия гаризасыз  билгеләнә, дип ассызыклады Финогенова. Аны исәпләгәндә картлык буенча иминият пенсиясен исәпләгәндә дә шул ук алгоритм кулланыла. Ерак Төньяк шартларында эшләүчеләр өчен пенсия түләүләренең башы рәсми пенсия яшеннән 5 елга алданрак билгеләнә, дип өстәгән эксперт. 

Автор:
Читайте нас: