Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2022, 22:53

Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады

Балтач районының яшь хоккейчылары "Чакмагыш-Арена"да Анатолий Тарасов истәлегенә узган "Алтын алка" хоккей турнирының республика ярышларыннан призлы урын яулап кайтты

Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады
Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады

Чаемагыш. 14 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтач районының яшь хоккейчылары "Чакмагыш-Арена"да Анатолий Тарасов истәлегенә узган "Алтын алка" хоккей турнирының республика ярышларыннан призлы урын яулап кайтты

 

Республиканың авыл районнары арасында  яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов истәлегенә "Алтын алка"  бөтенрусия хоккей турнирының  республика ярышлары "Чакмагыш-Арена"да узды.  Ярышларда 2009-2010 елларда туган малайлар катнашты. Яшь хоккейчыларны Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Р.Ямалиев сәламләде. 

Кубок өчен Борай Уфа, Балтач,  Благовещен, Кушнарен Чекмагыш районнарыннан, Межгорье ябык жирлек округыннан барлыгы сигез команда көч сынашты.

Тренер Ф.Ягафәров җитәкчелегендәге "Танып" яшь хоккейчылар командасы "Алтын алка" да өченче урын яулады.

Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады
Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады
Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады
Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады
Балтач хоккейчылары "Алтын алка" да уңышлы чыгыш ясады
Автор:
Читайте нас: