Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2021, 14:33

Редик Ганиев ведомство Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2017 елдан Балтач район Халык театры белән хезмәттәшлек иткән режиссер Редик Ганиев Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән

Редик Ганиев  ведомство  Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Редик Ганиев ведомство Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Уфа. 28 декабрь - "Балтач таңнары". 2017 елдан Балтач район  Халык театры белән хезмәттәшлек иткән режиссер Редик Ганиев Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән

Ведомство  Мактау грамотасы белән бүләкләнүе турында Редик Ганиев үзенең Инстаграмында бәян иткән. «Шәжәрә»  бөтенрусия мәдәни-агару проектына һәм  «Тамға» башкорт милли костюмы осталарының халыкара конкурсы йомгакларын билгеләү тантанасында аңа бүләкне Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев тапшырган.  

“Яңа ел бүләксез буламы соң?  Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын алу  минем өчен зур шатлык булды. Ел күңелле вакыйгалар белән тәмамлана. Бу бүләк минеке  түгел, ә бөтен республика буенча үзем белән бергә эшләгән барлык команданың уңышы”—дип язган Редик Ганиев  үзенең постында.

Редик Ганиев  талантлы  режиссер  буларак балтачлыларга яхшы таныш.  Ул 2021 елдан башлап "Балкыш" район халык театры белән хезмәттәшлек итә.  Редик Ганиев  сәхнәгә куйган спектакльләр белән “Балкыш” район халык театры ике тапкыр  театр коллективларының “Тамаша” республика фестивале гран-приена лаек булды..  Шулай ук “Алтын битлек” Бөтенрусия конкурсында беренче урын яулады.

Автор:
Читайте нас: