Иске Балтач. 29 декабрь - "Балтач таңнары". Бүген, 28 декабрь көнне Иске Балтачта янә дүрт ятимә үз фатирының ишеген ачып керде.
Тораклы булуга ирешү кнм өчендер Яңа ел теләге үтәлеше. Язмыш сынавына бирелгәннәр өчен бигрәк тә шулай.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга фатир ачкычлары тапшырды. Ятим дүрт бала үз фатирының ишекләрен ачып керде бүген. Әлеге категория гражданнарны торак белән тәэмин итү дәүләт программасын тормышка ашыру чикләрендә мөмкин булды.
2021 ел башыннан бирле Балтач районында ятим җиде бала үз торакларын алды.
Тормышларында аларга бәхет һәм уңышлар гына юлдаш булсын!