Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2021, 16:44

Иске Янбайда кирмән барлыкка килгән

Иске Янбайда яшәүче Әдеһәм Нәртдинов кардан кирмән төзегән. Үзенең эшен ул “Балтач таңнары” фотоконкурсына да тәкъдим итте.

Иске Янбайда кирмән барлыкка килгән
Иске Янбайда кирмән барлыкка килгән

Иске Янбай. 26 декабрь - "Балтач таңнары". Иске Янбайда яшәүче Әдеһәм Нәртдинов кардан кирмән төзегән. Үзенең эшен ул “Балтач таңнары” фотоконкурсына да тәкъдим итте.           

Яңа ел алдыннан авылларыбыз урамнары үзенчәлекле хозурлыкка күмелә.  Районыбыз авылларында яшәүчеләр,  бер-берсе белән ярышкан сыман,  йортлары тирәсендә  кар сыннары ясыйлар. Кар шәһәрчекләрен һәр авылда күрергә мөмкин. Ә кайберләрен күреп, хәтта шкккатырсың.         

 Иске Янбайда яшәүче Әдеһәм Нәртдинов кардан кирмән төзегән.  Кирмән авыл йорты биеклегендә.  Ул чын кирмәннән аерылмый. Анда хәтта туп аткыч сыны да бар. Кардан сыннар ясау остасы үзенең эшен ул “Балтач таңнары” фотоконкурсына да тәкъдим итте.

Автор:
Читайте нас: