Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2021, 20:51

Башкортстан матбугаты медиа киңлекләрен яулый

Башкортстан республикасы матбугат хезмәткәрләре "Сан технологиясендәге мультимедиа редакция" программамсы буенча квалификация күтәрү курслары үтә.

Башкортстан матбугаты медиа киңлекләрен яулый
Башкортстан матбугаты медиа киңлекләрен яулый

Уфа. 29 ноябрь - "Балтач таңнары". Башкортстан республикасы матбугат хезмәткәрләре "Сан технологиясендәге мультимедиа редакция" программамсы буенча квалификация күтәрү курслары үтә.

Курсларны Башкортстан Республикасы Матбугат  һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы Башкортстан республикасы башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе белән  берлектә оештырды.

Узган атна дәвамында матбугат хезмәткәрләре онлайн форматта лекцияләр тыңладылар.

Бүген, 29 ноябрь көнне академиядә интенсив курслар башланды. Матбугат хезмәткәрләре   социаль челтәрләр һәм мессенджерлар өчен контент, мэш-видео монтажлау, контентны планлаштыру, эшләү һәм анализлау инструментлары, җәлеп итә торган контент булдыру технологияләре, үзенчәлекле контент темалары буенча практик күнегүләр алдылар.

Дәресләрне Екатеринбургтан « Ишь, Миш!» контент-бюросы, РАНХиГС аспиранты Михаил Пономаренко, «КП-Уфа»экс-баш мөхәррире Елена Садыкова, БСТ телеканалының генераль/ контент директоры Әлфия Байбурина, Башкортостан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары, проект җитәкчесе Зөһрә Сәетколовалар һәм башкм белгечләр алып бара. 

Курсларны тәмамлаган матбугат хезмәткәрләре веб-редактор таныклыгына ия булачак.  Укуларда "Балтач таңнары" хезмәткәре дә катнаша.

Автор:
Читайте нас: