Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2021, 14:53

Архангель районында туй трагедия белән тәмамланган

Архангель районында туй автомашинасы кеше үлеменә китергән авария сәбәпчесе булган.

Архангель районында туй трагедия белән тәмамланган
Архангель районында туй трагедия белән тәмамланган

Архангельское. 29 ноябрь - "Балтач таңнары".Архангель районында туй автомашинасы кеше үлеменә китергән авария сәбәпчесе булган.

Архангель районы җирлегендә,  Уфа-Инҗәр-Белорет  трассасының 51 нче чакрымында, ,үлем белән тәмамланган ЮТҺ теркәлгән.⠀ Тикшерү фаразлары буенча, 28 ноябрь төнендә Ford Explorer һәм каршы ВАЗ-2110 бәрелешкән. Ике машинаның да руле артында 20 яшьлек егетләр булган, шул ук вакытта Фордның  водителе автомашина йөртү  хокукына ия булмаган. ⠀ 

 Бу төндә җирле халык  кафеда туй билгеләгән. Кияү туйдан соң бер  кунакны Архангельское авылына илтеп куярга уйлый.  Водитель таныклыгы булмый торып,  бизәлгән Ford руле артына утырырга карар кыла. Кафеда кире юлда ул  ВАЗ-2110 автомашинасы белән бәрелешә . ⠀ ВАЗа руле артында туйдан авылга кайтып барган дусты булып чыга.  ВАЗ йөртүчесе, кияүнең дусты,  вакыйга урынында һәлак булган. Аның белән машинада 22 яшьлек кыз да була. Аны хастаханәгә озатканнар.

Тикшерү бара.

Автор:
Читайте нас: