Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь , 09:32

Кемеровода матәм көне игълан иткәннәр

Кузбасста «Листвяжная» шахтасында 52 кеше һәлак булган.Шахтадагы шартлау нәтиҗәләре 43 шахтер, алты коткаручының үлеменә китергән

Кемеровода матәм көне игълан иткәннәр

Кемерово. 26 ноябрь - "Балтач таңнары". Кузбасста «Листвяжная» шахтасында 52 кеше һәлак булган.Шахтадагы шартлау нәтиҗәләре 43 шахтер, алты коткаручының үлеменә китергән.

 

 Коткаручылар Кузбасста  Листвяжная» шахтасында 46  шахтерның  һәм алты коткаручының һәлак булуы расланган. Бу хакта,  Кемерово коткаручылар отряды командиры Юрий Ше, шәехләвенә сылтама белән, Ньюс.майл.ру    хәбәр итә.

"Шахтада шартлау нәтиҗәсендә 46 шахтер һәлак булды,... кичен ... алты тау коткаручы  да коткару эшләре барышында    һәлак булды», — дип шәрехләгән  Ше.

 Төбәк губернаторы Сергей Цивилев хәбәр иткәнчә, шартлау куркынычын киметү өчен, шахтаның тау куышлыкларын  метан белән  тутырырга кирәк булачак. Аның сүзләренә караганда,  бу  өч тәүлеккә сузылачак.

Пәнҗешәмбе көнне Беловода урнашкан предприятиедә 08:30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 04:30 сәгатьтә ) шартлау яңгырый  һәм төтәсләү башлана. Гадәттән тыш хәл вакытында җир астында 285 кеше булган, аларның күбесе  җир өстенә чыгарылган.

Төбәк хакимиятләре мәгълүматларына караганда, шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 13 кеше амбулатор рәвештә дәвалана, 38е хастаханәләрдә. Цивилев аныклап узганча, госпитализацияләнүчеләрнең 11е — коткаручылар.

Тагын 35 шахтер турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Алар билгесез югалган булып исәпләнә.

«Листвяжная» шахтасы илдә күмер җитештерүче топ-3 «СДС-күмер» холдингына карый һәм    газ-Красноярск чыганагы запасларын үзләштерә. Компания һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк.

Төбәктә өч көнлек матәм игълан ителгән.

Автор: