Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2021, 12:00

Иркутск өлкәсендә браконьерлар өнендә йоклаган аюны атканнар

Иркутск өлкәсендә браконьерлар өч баласы белән өнендә йоклаган аюны атканнар. Ана көне алдыннан күңелсез хәбәр бу

Иркутск өлкәсендә браконьерлар  өнендә йоклаган аюны  атканнар
Иркутск өлкәсендә браконьерлар өнендә йоклаган аюны атканнар

Иркутск. 26 ноябрь - "Балтач таңнары". Иркутск өлкәсендә браконьерлар  өч баласы белән өнендә йоклаган аюны  атканнар. Ана көне алдыннан күңелсез хәбәр бу.

 Ангара буендагы торак пунктларның берсендә  законсыз  ау өчен  җинаять эше  кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча,  җирле   браконьерлар  аю өнен туздырып, анда өч баласы белән йөклаган ана аюны аткан. Бу хакта  төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән РИА Новости бәян итә.    

Иркутск өлкәсе Баяндай районы ЮХИДИ инспекторлары патрульлек иткән вакытта бер машинаның багажнигында аюларның  яңа гына салдырылган  тиреләрен һәм кисеп алынган тәпиләренә  игътибар иткән.   Автомобиль йөртүче хайваннарның җәсәдләрен урманда таптым, дип аңлаткан. Нәтиҗәдә, полицейскийлар җирле дүрт кешенең  цнне  җимереп, ана аюны цч баласы  белән атып үтергәнлеген ачыклаган. Алар  ау процессын  кесә телефонына төшергән.

"Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 258 маддәсенә ярашлы,  җинаять эше кузгатылган.

Хайваннар дөньясына китерелгән зыян 240 мең сум күләмендә бәяләнә. Эш фигурантларыннан  районнан читкә чыкмау турында  подписка  алынган.

Автор:
Читайте нас: