Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2021, 14:51

Балтач яшьләре, беләсезме, «Пушкин картасы» мөмкинлекләре киңәячәк

Балтач яшьләре, белеп калыгыз, 2021 елның февраленнән “Пушкин картасы” белән кинотеатрларда Русиядә төшерелгән нәфис һәм документаль фильмнар да карап булачак

Балтач яшьләре, беләсезме, «Пушкин картасы» мөмкинлекләре киңәячәк
Балтач яшьләре, беләсезме, «Пушкин картасы» мөмкинлекләре киңәячәк

Мәскәү. 26 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтач яшьләре, белеп калыгыз, 2021 елның февраленнән “Пушкин картасы”  белән кинотеатрларда Русиядә төшерелгән нәфис һәм документаль фильмнар да карап булачак

 

24 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин шундый инициатива белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы программа акчаларын сарыф итәргә мөмкин булган мәдәни чаралар исемлегенә үзебезнең  илдз төшерелгән нәфис  һәм документаль фильмнарны да кертергә мөмкин, дип саный.

РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, программа старт алганнан соң өч ай узгач, аның популярлыгы хакимиятләр көткәннән дә артыграк булып чыккан. Илдә “ Пушкин картасын " 3,2 миллион укучы һәм студент рәсмиләштергән.

"Спектакльләргә, күргәзмәләргә, концертларга билетлар якынча миллиард сумга сатып алынган, һәм бу сумма эпидемиологик хәл булмаса, шактый күбрәк булыр иде, - дип ассызыклады Мишустин. - Агымдагы елда «Пушкин картасы» Номиналы 3 мең сум тәшкил итә, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан программада катнашучылар үз карталарына инде 5 мең сум алачак».

Исегезгә төшерәбез, «Пушкин картасы» программасы Россиядә быел 1 сентябрьдән башланып китте. Ул яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Программа кысаларында Россия Федерациясенең 14-22 яшьлек   гражданнары әлеге картадан файдалана ала.

Автор:
Читайте нас: