Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2021, 16:50

Балтач районы кырларыныың туфрак уңдырышлылыгы игътибар үзәгендә

Бүген, 25 ноябрь көнне, Башкорт агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылҗанов Балтач районы кырларының туфрак уңдырышлылыгы күрсәткечләре белән танышкан

Иске Балтач. 25 ноябрь - "Балтач таңнары". Бүген, 25 ноябрь көнне, Башкорт агрохимия хезмәте үзәге директоры  Данис Фазылҗанов Балтач районы кырларының туфрак уңдырышлылыгы күрсәткечләре белән танышкан

 

 Башкорт агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылҗанов  Балтач районының үсемлекчелек тармагы белгечләре белән очрашкан. Очрашу барышында, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашлыгында, сүз район кырларының туфрак уңдырышлылыгын тикшерү  нәтиҗәләре турында барган.

 Башкорт агрохимия хезмәте үзәге   район кырлары туфракларының  фосфор, калий, кальций, азот, макро-микроэлементлар белән тәэмин ителешен тикшергән.  Шулай ук  һәр басу туфрагында гумус микъдаре, туфракның әчелеге  ачыкланган. Нәтиҗәдә, районның һәр хуҗалыгы буенча туфрак турында кирәкле  мәгълүмат  бар. Димәк, бу күрсәткечләрдән чыгып җирләрне максималь файдалану буенча, туфрак уңдырышлылыгын һәм авыл хуҗалыгы культураларының  уңышын күтәрү стратегиясен  төзи  мөмкинлеге киңрәк ачыла.  Авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармагын тәшкил иткән безнең район өчен бу бигрәк тә мөһим.

  Районда ел саен  чәчүлек мәйданнары  киңәя бара. Соңгы елларда  33 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары игелә.    Үсемлекчелек тармагында эшләгән җитәкче, белгеч  туфракның туклыклы матдәләр белән  белән тәэмин ителеше турында күрсәткечләрдән чыгып     үз эшен корырга тиеш.

Автор:
Читайте нас: