Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 14:55

Иске Балтачта ихатасыннан чыгарып юл читенә кар өючеләр бар

Иске Балтачта автоһәвәскәрләр кайбер йорт хуҗаларының юл читенә ихаталарыннан кар чыгарып өюенә социаль челтәрдә борчылу белдергәннәр

Иске Балтачта ихатасыннан чыгарып юл читенә кар өючеләр бар

Иске Балтач. 24 ноябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтачта автоһәвәскәрләр кайбер   йорт хуҗаларының юл читенә ихаталарыннан кар чыгарып өюенә социаль челтәрдә  борчылу белдергәннәр.

 

Иске Балтачта автоһәвәскәрләр  арасында кайбер   йорт хуҗаларының юл читенә ихаталарыннан кар чыгарып өюенә  борчылу белдерүчеләр бар. Шул хакта бер анонимның “Послушано в Балтачево 16+” паблигында посты басылган.  Автор үзенең постын фотолар белән дә иллюстрацияләгән. Фотолардан күренүенчә, кар, юлны трактор чистартып узганнан чоң, полотно  читенә чыгарып өелгән.  Кыш көннәрендә  ихатасынндагы кардан мондый юл белән котылырга теләүчеләр арта. Мин чыгарган карны, барыбер, трактор көрәге белән этәреп алып китә, дип уйлыйлар.   Ә трактор аны әллә кайда алып китми, күрше йорт капка тебенә алып килә... Ә юл читенә чыгарып өелгән кар, трактор чистартып алып киткәнче,  автоһәвәскәрләргә кыенлык тудыра. Киңлек ягыннан урам юллары  болай да мактанырлык түгел. Ә кар чыгарып өйгәч, полотно тагын да кысыла...

“Урамда үзең генә яшәмисең бит, ул карны башка урынга түгәлмисеңме ни? Әллә кемдер синең карны ташырга тиешме? Урам болай да кысык, җитмәсә син юлга кар ташыйсың. Өстәвенә беренче генә ел түгел..,”—дип язган пост авторы.    

Урам юлына кар чыгарып өю мәсьәләсенә сез ничек карыйсыз?

Иске Балтачта ихатасыннан чыгарып юл читенә кар өючеләр бар
Авылда юлларны кардан чистартучыларның эшеннән канәгатьсезме?
Канәгатьмен
Канәгатьмен, ләкин чистартканнан соң юлга чыгарып кар өючеләр дә бар шул
Юллар кисешкән урыннарда карны яхшырак итеп чистартсыннар иде
Быел юлларны чистартканнарын күрмәдем әле
Җавап бирү
Автор: