Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 15:59

Иске Балтач яшьләре көйләр дөньясына сәяхәт иткән

Иске Балтач яшьләре район мәдәният сараенда узган “Бу нинди көйө?” музыкаль-күңел ачу уенында яхшы әзерлек күрсәткән

Иске Балтач яшьләре көйләр дөньясына сәяхәт иткән

Иске Балтач. 24 ноябрь - "Балтач таңнары".Иске Балтач  яшьләре район мәдәният  сараенда узган “Бу нинди көйө?”  музыкаль-күңел ачу уенында яхшы әзерлек күрсәткән

Район мәдәният  сараенда Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллияте студентлары катнашлыгында “Бу нинди көй?” музыкаль-күңел ачу  уены узган. Көллияттә укучы музыкаль яктан иң эрудицияле кызлар-егетләр  "иң музыкаль"  титулы  өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә, уенчылар өчлегенә Азат  Хәлимуллин, Юрий Калимуллин, Илвир  Мөхәммәтҗанов чыккан .

Бәйгедә катнашучылар бихисап көйләрне танып белгән, әмма иң музыкаль һәм эрудицияле булып Азат  Хәлимуллинтанылган. Супер уенда да  сынатмаган ул.

“Һәр уенчы онытылмаслык хис-кичерешләр һәм истәлекле бүләкләр алды. Иң мөһиме-уен аша укучылар бик күп уңай эмоцияләр, төрле музыкаль стильдәге җыр әсәрләренә иҗади кызыксыну алдылар,”—дип язганнар социаль челтәрдә, бу чара турында

Проектны район  мәдәният сарае үхезмәткәрләре оештырган.

 

Фото: Инстаграм

Автор: