Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2021, 10:55

Башкортстанның Югары Суды Рәисе Земфира Латыйпова вафат...

Уфада, озакка сузылган авырудан 66 яшендә Башкортстан Югары суды рәисе Земфира Латыйпова вафат булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Земфира Үзбәк кызы коронавирус фонында өзлегүләрдән үлгән. Авыру белән ул бер айга якын көрәшкән.

Башкортстан Югары судын Земфира Латыйпова 2019 елның апреленнән Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча җитәкләде. Земфира Латыйпова суд системасында 1982 елдан башлап эшли. 1988 елда Башкортстан Югары Суды судьясы була. 2009 елда Башкортстан Югары суды рәисе урынбасары вазифасына билгеләнә, җинаять суд эшләрен кураторлык ите. 2018 елның сентябреннән, Башкортстан Югары Судының элекке рәисе Михаил Тарасенко гомуми юрисдикциядәге бишенче кассация суды рәисе вазифасына киткәннән соң, аның урынын алды.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: БР ЮС

Башкортстанның Югары Суды Рәисе Земфира Латыйпова вафат...
Башкортстанның Югары Суды Рәисе Земфира Латыйпова вафат...
Автор:
Читайте нас: