Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 16:14

Түбән Сикиязда күмәкләшеп каурый чыйганнар

Түбән Сикиязда, “Каз өмәсе”нең дәвамы итеп, кич утырып каурый чыйганнар

Түбән Сикияз. 23 ноябрь - "Балтач таңнары".  Түбән Сикиязда, “Каз өмәсе”нең дәвамы итеп, кич утырып  каурый чыйганнар.

 Авылларда җиргә кар яту белән  каз суя башлыйлар.  Шушы көннәрдә Түбән Сикияз авылында да  каз өмәләре гөрләгән. Уңган ханымнар казларны эшкәрткәннән соң каурый чыю өмәсенә җыелганнар.  Бу вакыйганы видеоязмада да мәңгеләштергән сикиязлылар.

—Без бүген “Каурый чыю” өмәсенә җыелды. “Каурый чыю”—ул “Каз өмәсе”нең дәвамы. Башта—каз өмәсенә җыелганнар, аннары кич утырып каурый чыйганнар, — ди авыл мәдәният йорты мөдире  Фәнилә Гыйләҗева, бу йоланың үзенчәлекләре белән таныштырып.

 Борынгыдан килгән җырлы-моңлы кичәне хәтерләтә бу йола.  Каурый чыю  бәйрәм төсен ала, дип әйтү дә арттыру булмас.  Өмәдә катнашучылар барысы да милли киемнәрдә, урта яшьләрдәге хатын-кызлар, ир егетләр.   Каурый чыйган арада берәүләр үзенең  осталыгын күрсәтә. Бик тиз генә май канаты ясап ала. Ул арада өмәдә катнашучылар шаян уен уйнап алалар.  Җәза үтәп, шаян сорауларга җавап бирәләр. “Ата казның борынына ни өчен аркылы итеп каурый куялар? Ата каз ни өчен бер аягында басып тора? Римны кемнәр коткарган?”...

Күмәк  эшләгәч тиз дә, күңелле дә. Уен-көлке белән, өмәдә катнашучылар каурый чыелып беткәнен сизми дә кала.  Мамык-кайрый белән чыелган мамыктан хуҗабикә йомшак мендәр тегәчәк.

--Сез каурый чыйган арада минем табикмәгем дә өлгерде. Әйдәгез, инде бергәләп чәй эчеп алыйк!—дип хуҗабикә өмәчеләрне  табын артына чакыра.

Халкыбызның йолаларын яңартып, матур эшләрне  социаль  челтәрләр  аша яшь буынга җиткерергә тырыша түбән сикиязлылар

Түбән Сикиязда күмәкләшеп каурый чыйганнар
Автор: