Сәйтәк авыл биләмәсенә караган авыллар урамын кардан тазарту эше тәртип белән башкарыла.
Әле кыш алды гына булса да, соңгы атнада кар явып көртләр салды.
—Кыш — сихри могҗизалар гына түгел, ә җаваплы да чор. Кар көртләре, бураннар белән көрәш чоры. Сәйтәк авыл советы авыл биләмәсе авыллары урамнарын кардан чистарту эшен Ф. Сафин җитәкчелегендәге Куйбышев исемендеге җәмгыять эшчәннәре башкара, —ди биләмә башлыгы Эльза Фаюршина.
Авыллар халкы үзләренә уңайлы шартлар тудырган куйбышевлаларга ихлас рәхмәтле.