Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 10:58

Башкортстанның санитар авиациясен икенче боралак тулалындырган

"Транспорт атнасы" кысаларында «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» җәмгыяте Башкортстанга медицина модуле белән комплектланган икенче АНСАТ боралагын тапшырган.

Башкортстанның санитар авиациясен икенче боралак тулалындырган

Уфа. 23 ноябрь - "Балтач таңнары". "Транспорт атнасы" кысаларында «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» җәмгыяте Башкортстанга     медицина модуле  белән комплектланган икенче  АНСАТ  боралагын тапшырган.

 

Очкыч  Үсеш корпорациясе ярдәме белән сатып алынган. Моннан тыш, элек ведомство тарафыннан әйдәп баручы медицина үзәкләре белән : "Республика клиник перинаталь үзәге"  , Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ    клиникасы   территорияләрендә боралаклар өчен ике мәйданчык файдалануга тапшырылды:  Соңгы елларда  беренче тапкыр Республикада санитар авиация өчен билгеләнгән махсус вертолет мәйданчыклары рәсми рәвештә теркәлгән.

- Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Шунысы куанычлы, Үсеш Корпорациясе Башкортстанның санитар авиациясе үсешенә үз өлешен кертә алды, - диде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов. – Бу юнәлештә системалы эш алып бару нәтиҗәсендә без пациентларны махсуслаштырылган һава судносында әйдәүче   медицина үзәкләренә эвакуацияләү  тизлеген  арттыра, шулай ук республика территориясендә тиешле инфраструктура булдыра алабыз.

Шуны искәртик: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2024 елга кадәр төбәктә санитар авиацияне үстерү стратегиясе расланды.

2020 елның июнендә  Башкортстанга дәүләт транспорт лизинг компаниясе   заманча медицина модуле белән җиһазландырылган беренче   АНСАТ боралагы кайтарылган иде.  

Автор: