Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь , 16:46

Тәтешле районында районында фура елгага тәгәрәгән

21 ноябрь көнне Тәтешле районы Майск авылы янында фура юлдан чыгып китеп, Бармыш елгасына төшеп тәгәрәгән

Тәтешле районында районында фура елгага тәгәрәгән

Майск. 22 ноябрь - "Балтач таңнары".  21 ноябрь көнне Тәтешле районы Майск авылы янында фура юлдан чыгып китеп,   Бармыш елгасына  төшеп тәгәрәгән.     

21 ноябрь көнне Тәтешле районы Майск авылы янында җитди авария теркәлгән.  Фура водителе, авыр һава торышы шартларында, Югары  Тәтешле ягыннан килгәндә идарәне югалтып  күпер периласын кигән һәм Бармыш елгасына тәгәрәгән. 

 Автотрассаның бу участогы болай да  хәвефле.  Анда тизлекне чикләү билгеләре урнаштырылган. Юл таулы урыннан уза, өстәвенә борылышы да бар. Ә 21 ноябрь көнне  юл карлы һәм бозлавык иде. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылуы, юлларда сак булырга кирәклеге турында алдан кисәтү ясады. Мөгаен, тизлек режимын сакламау авариягә сәбәпче булгандыр. 

Юл-транспорт  һәлакәтен нәтиҗәсендә кеше гомеренә зыян килмәгән. Имгәнүчеләр юк.

Инстаграм

Тәтешле районында районында фура елгага тәгәрәгән
Автор: