Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь , 10:14

“Балтач таңнары”ның “Супер-әни” фотоконкурсында Лариса Шайнурова җиңде

“Балтач таңнары”ның “Супер-әни” фотоконкурсы җиңүчесе –Тибел авылыннан Лариса Шайнурова бәйгенең республика этабына чыкты

“Балтач таңнары”ның “Супер-әни” фотоконкурсында Лариса Шайнурова җиңде

Иске Балтач. 22 ноябрь - "Балтач таңнары". “Балтач таңнары”ның  “Супер-әни” фотоконкурсы җиңүчесе –Тибел авылыннан  Лариса Шайнурова  бәйгенең республика этабына чыкты

“Башкортстан Республикасы Нәшрият йорты“ дәүләт унитар предприятиесе оештырган  “Супер-әни” фотоконкурсының муниципаль этабы тәмам. “Балтач таңнары”ның  “Супер-әни” фотоконкурсында районыбыз авылларыннан унөч әни  катнашты. Җиңүче  “Балтач таңнары” гәзитенең  ВКонтакте  төркемендәге махсус кушымтада тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыкланды. Тавыш бирү барлык платформаларда да 21 ноябрьнең 22:00 сәгатенә кадәр дәвам итте.  Бәйге тавыш бирүнең соңгы минутларына кадәр барды. Нәтиҗәдә, 544 тавыш җыеп, Тибел авылыннан Лариса Шайнурова алга чыкты.  

Лариса Шәйнурова Тибел авылында яши. Ул күпбалалы ана.  Тормыш иптәше Владислав Борис улы белән 7 бала тәрбиялиләр.  

Җиңүче “Балтач таңнары”да мең сумлык котлау яки реклама бастыруга хокук бирүче “Сертификат” белән бүләкләнәчәк һәм ул   “Супер-әни” фотоконкурсының республика бәйгесендә җиңү өчен көрәшне дәвам итә.

Автор: