Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 12:01

Иске Балтачның “Пушкин карта”лы укучылары музейда булдылар

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары Пушкин картасы" проекты кысаларында XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев - Батырша музеенда булдылар

Иске Балтачның “Пушкин карта”лы укучылары музейда булдылар

Иске Балтач. 19 ноябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары Пушкин картасы" проекты кысаларында   XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев - Батырша музеенда булдылар

"Пушкин картасы" проекты кысаларында Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары   XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев - Батырша музеенда булдылар. Музей уникаль экспонатларга һәм материалларга, Батыршаның 100 дән артык кулъязма китапларына бай.   Рәфис  Шәйхәйдаров аның нәселен дәвам итүче  булып тора.

Кулъязма китаплар төрлечә  бизәлештә. Алар арасында ачык һәм нәзакәтле каллиграфик почерк белән язылган һәм пөхтә  итеп төпләнгән  тире тышлылары да бар. Шулай ук төпләп һәм тышлап  язылган  шәхси куллану өчен   кулъязма китаплары да очрый. Фәраизнең борынгы төрек, гарәп һәм фарсы телләрендә язылган китаплары сирәк  очрый торган иң кыйммәтле экспонат  булып тора.

Музей экспозицияләрендә Батырша императрица Елизавета Петровнага 1756 елның 4-24 ноябрендә Мәскәүдә Батыршаның Шлиссельбург ныгытмасына бару юлы белән язылган атаклы хатының күчермәсе бар.  Хат  Батыршаның үз кулы белән язылган һәм  аерым конвертка салып,  сак астына Петербургка озатылган, тик яшерен Канцелярия һәм Сенатка кадәр генә  барып җиткән. Батыршаның төрки телендә язылган хаты безгә кадәр   бер нөсхәдә килеп җиткән.   Ул ак кәгазьгә күчереп язылган  һәм җиде кара кәгазьдә— наброскада, шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәләр сенат һәм яшерен канцелярия түрәләре өчен ясалган. Кулъязманың барлык вариантлары борынгы актларның Россия Дәүләт архивында саклана. Хат 140-150 биттән тора һәм ул күренекле тарихчы-XVIII гасыр уртасындагы әдәби һәйкәл.Ул   тарихи — сәяси, социаль-икътисади эчтәлеккә ия. Шул чор Батыршасы турында фәлсәфи тракт. Ул башкорт һәм татар халыклары тарихы һәм мәдәнияте буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

Музейда шулай ук якташыбыз рәссам М. Вафинның Батырша турында картиналары, «Мәгърифәтче Батырша» бюсты (авторы Илшат Гыйләҗев), Р.Зинуров    ясаган Батырша бюсты бар, көнкүреш әйберләре, кием-салым һәм бизәнү әйберләре күп җыелган.

Бу музейда булу безнең өчен күңелле тәэсирләр калдырды. Балалар гореф-гадәтләр, йолалар, мәдәният үзенчәлекләр, милли костюмна,  борынгы эш  кораллары белән таныштылар.

Гөлгенә Мусина.

Автор: