Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 14:49

Благовар районына кош гриппы килеп җиткән

18 ноябрь көнне «Благовар» токымлы кошлар асрау заводының үзәк һәм Домбров бүлекчәләрендә, шулай ук Коб-Покровка авылында кошчылык хуҗалыгында кошларның кош гриппы белән чирләве ачыкланган

Благовар районына кош гриппы килеп җиткән

Языково. 18 ноябрь - "Балтач таңнары". 18 ноябрь көнне    «Благовар» токымлы кошлар асрау заводының үзәк һәм Домбров бүлекчәләрендә, шулай ук Коб-Покровка авылында   кошчылык хуҗалыгында кошларның  кош гриппы белән чирләве ачыкланган   

18 ноябрь көнне Благовар район ветеринария станциясенә кошларның күпләп үлүе турында мәгълүмат килгән. Диагноз кую урынында патологик материал сайлап алына  һәм башкорт фәнни-җитештеру ветеринария лабораториясенә  җибәрелә. Анализ нәтиҗәләре   пробалар А.грипп вирусы белән зарарланган булуын күрсәткән.

  Районда  кош-корт хуҗаларына киләчәктә кош гриппының таралуын булдырмау буенча чаралар күрергә киңәш ителә. Беренче чиратта, йорт кошларының  кыргый кошлар белән элемтәсен  булдырмас өчен тавык, үрдәк һәм казларны ябуда асрарга кирәк.   Кош-корт сулыкларга чыгарылырга тиеш түгел. Билгесез җитештерүчеләрдән терлек азыгы  һәм кошлар сатып алмаска киңәш ителә. Суюга әзер кошны суярга кирәк. Тик бу  куркыныч янаган зонада булган кошларга кагылмый. Кошлар күпләп  үлгән очракта  яки кошларда шикле симптомнар табылса, кичекмәстән ветеринария хезмәтен чакыртырга кирәк. Бу хакта сораулар белән  8 800 775 58 28  туры элемтә  телефонына мөрәҗәгать итә ргә мөмкин.  

Белешмә

Кошлар гриппы-кан тамырлары һәм үзәк нерв системалары, сулыш, ашкайнату, бүлеп  чыгару  һәм йомырка  ясалу  органнары зарарлану белән характерлана торган  йогышлы  авыру. Кош гриппы йорт кошларының барлык төрләрен – тавыклар, казлар, үрдәкләр, кыргый очыш кошларын – чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәрне  зарарлый.

 Кош гриппының клиник билгеләре булып продуктивлылыкны киметү,  боеклык, азык һәм судан баш тарту, каурый тузынуы, тире катламнары цианозы,  яңак арасы  шешенүе, аякларда тире астына кан саву, хәрәкәтләнгәндә координация   бозылуы, синусит, ринит, конъюнктивит, диарея тора.

Вирус нейтраль дымлы мохиттә һәм туңдырылган хәлдә яхшы  саклана. Җылыга, туры кояш нурларына һәм дезинфекция чараларына бирешүчән.

Авыруның инкубация чоры 1дән 21 көнгә кадәр тәшкил итә.

Авыруны     аралашу юлы белән йога . Авыру  аэроген  юл белән йогу ихтималын да истән чыгарырга ярамый.   Тизәк, азык, су, инвентарь, персоналның кием-салымы һәм аяк киеме,   транспорт чаралары һәм башка тышкы мохит объектлары чирне  күчерү  факторлары булып тора.

  Авыру кош юкка чыгарылырга тиеш.

Автор: