Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 18:57

Балтачлылар, сак булыгыз, ялганчылар ышанычка керүнең яңа юлын уйлап тапкан

Балтачлылар, сак булыгыз. Ялганчылар ВКонтакте социаль челтәрендә уенда катнашып, акча оту мөмкинлеге тәкъдим итә

Балтачлылар, сак булыгыз, ялганчылар ышанычка керүнең яңа юлын уйлап тапкан

Иске Балтач. 19 ноябрь - "Балтач таңнары".  Балтачлылар, сак булыгыз. Ялганчылар ВКонтакте социаль челтәрендә уенда катнашып, акча оту мөмкинлеге тәкъдим итә.

 

Мина "Новости Башкортостана" паблигыннан акча уйнату турында хәбәр килеп төште. "Көзге уен". Бары тик шул паблик абунәчеләре арасында. Шартлары гади генә. Унике тартма арасыннан бүләклесен сайларга тиешсең. Өч мөмкинлек бирелә. Бер тартманы ачтым-буш, икенчесе-буш. Өченчесендә бүләк... Зур отышыгыз белән котлыйбыз. Сез 3060 доллар оттыгыз дип язып чыгардылар. Ышанычка керү өчен, хәтта, хәбәрләшү чаты да бар...Аннары "отыш"ны түләү өчен банк картасы номерын сорыйлар. Мин боларга инде әллә кайчан гамәлдән чыккан карта номерын җибәрдем. Күп тә үтми җавап килә. "Кызганычка каршы, банк сезгә отышны долларда түләүдән баш тартты. 223 мең сумны алу өчен 450 сум акча күчерүегез кирәк,"--дип яза. Мин аларга акча күчермәдем.

Аңлашылып тора,  ялганчылар.  Чөнки "Новости Башкортостана" паблигының андый уен оештырырлык бюджеты юк. Ә кемдер, ышанып, картасындагы акчасыннан колак кагуы ихтимал. Ышанмагыз!

Балтачлылар, сак булыгыз, ялганчылар ышанычка керүнең яңа юлын уйлап тапкан
Автор: