Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь , 10:15

Нефтекама метеорит җиргә төшүен күргәннәр

Нефтекамада урамдагы видеокүзәтү камерасы метеорит җиргә төшүен теркәгән.

 Нефтекама. 18 ноябрь - "Балтач таңнары". Нефтекамада урамдагы видеокүзәтү камерасы  метеорит җиргә төшүен теркәгән.  

Россиянең берьюлы өч төбәгендә яшәүчеләр  күктәге  объект очышы шаһиты булган. Космик күренешне Удмуртиядә, Марий Элда һәм Башкортстанда видеорегистраторлар, урам видеокүзәтү камералары объективлары теркәгән.

Җир атмосферасына очып кереп  метеорит шартлавын сурәтләгән  кадрларны Нефтекада  шәһәрендә яшәүчеләр социаль челтәргә урнаштырган. Күренеш берничә секундка гына сузылганлыктан, шуңа бу хәлне күпләр шәйләми дә калган.   

Автор: