Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 15:46

Балтачта ноябрь көнендә күк күкрәгән

17 ноябрь көнне балтачлылар сирәк атмосфера күренеше шаһиты булган. Көндез күк күкрәгән

Балтачта ноябрь көнендә күк күкрәгән

Иске Балтач, 17 ноябрь - "Балтач таңнары". 17 ноябрь көнне балтачлылар сирәк атмосфера күренеше шаһиты булган. Көндез күк күкрәгән

 

Гадәттә җәй көнендә генә күк күкри.  Шулай да, бик сирәк булса да, күк күкрәве кыш көннәрендә дә күзәтелә.   Мурманск өлкәсендә  карлы яшенгә ешрак тап булалар. 

Халык сынамышлары буенча, кыш көнендә күк күкрәсә, алдагы көннәрдә җил куба. Алдагы көннәрдә безнең төбәктә бураннар булачагын фаразлыйлар.  17 ноябрь көнендәге күк күкрәве дә  алда бураннар булачагын искәрткәндер.

“Эшкә барганда  күк күкрәгән тавыш ишетеп хәйран калдым. Бәлки,  яшене дә булгандыр, мәгәр анысын күрмәдем.  Күк күкрәгән тавышы ярыйсы гына һава ярды,”—дип сирәк күренешкә тап булуы турында уртаклашты бер ханым.

Фото 

Автор: