Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 10:55

2021 елда Россиядә 1,25 миллион тонна алма уңышы җыеп алынган

2021 елда Россиядә алма бакчаларында, узган ел белән чагыштырганда, алма уңышы күләме 1,3 тапкырга югарырак булган

2021 елда Россиядә 1,25 миллион тонна алма уңышы җыеп алынган

 Мәскәү. 17 ноябрь - "Балтач таңнары". 2021 елда Россиядә алма бакчаларында,  узган ел белән чагыштырганда, алма уңышы күләме  1,3 тапкырга  югарырак булган.

 

 

Россиядә алма җыю төгәлләнеп килә. Үзебезнең бакчалардан 1,25 млн.тонна тирәсе   җимеш җыелган инде, бу узган ел күрсәткеченнән 1,3 тапкыр күбрәк. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә әйтелә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, алмаларны  күпләп үстерү өчен иң уңайлы зоналар булып, гадәттәгечә, Көньяк, Төньяк Кавказ һәм Россиянең үзәк өлеше санала.  Җәмәгать секторыннан тыш,   Төньяк Кавказ республикаларында эре шәхси ярдәмче хуҗалыкларның да өлеше зур.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта дәүләт бакчачылык тармагын үстерүгә аерым игътибар бирә. Аерым алганда, кызыксындыру субсидиясе кысаларында, утырту материалы, минераль ашламалар, шпалер конструкцияләре, интенсив бакчалар өчен  боз сугудан  саклый торган сетка сатып алуга да ярдәм күрсәтелә.  

Дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә соңгы биш елда илебез аграрийлары бакчалар мәйданын шактый арттырдылар һәм җиләк-җимеш продукциясен ике тапкырга диярлек арттырдылар, дип өстәделәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Хәзерге вакытта үзебезнең бакчачылыкны өстәмә стимуллаштыру максатларында 2020-2022 елларга җиләк-җимеш продукциясен җитештерүне   үстерү буенча юл картасы гамәлгә ашырыла.     

Автор:Автор .