Югары Карыш. 27 октябрь - "Балтач таңнары". Югары Карыш урта мәктәбендә, “Аек авыл-2021” проекты чикләрендә, балалар белән «Шәхес һәм алкоголь» дигән темага әңгәмә уздырганнар.
Яшүсмерләр арасында алкоголизм проблемасы җәмгыять өчен борчылу тудыра. Яшүсмерләр арасында эчкечелекне кисәтү һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук «Аек авыл - 2021» конкурсының муниципаль этабын тормышка ашыру буенча чаралар планы чикләрендә, Югары Карыш урта мәктәбенең тугызынчы һәм дүртенче сыйныф укучылары өчен Карыш авыл врач амбулаториясе фельдшеры Гөлшат Такиуллина «Шәхес һәм алкоголь» дигән темага әңгәмә үткәргән.