Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2021, 20:36

Туймазы районында ялганчы исәп алучылар барлыкка килгән

Туймазы районында үзләрен халык исәбен алучылар итеп таныткан билгесез кешеләр авылларда халыкны талап йөргән.

Туймазы районында ялганчы исәп алучылар барлыкка килгән
Туймазы районында ялганчы исәп алучылар барлыкка килгән

Туймазы. 26 октябрь-"Балтач таңнары". Туймазы районында үзләрен халык исәбен алучылар итеп таныткан билгесез кешеләр авылларда халыкны талап йөргән.

Туймазы районы  Сәйрән авыл җирлегенә караган авылларда ялганчы халык исәп алучыларның халыкны алдау фактлары теркәлгән. Авыл халкының өйләренә "исәпкә алучылар" социаль учреждениеләр вәкилләре һәм хәтта артистлар рәвешендә кергәннәр. Алар үзләренең корбаннары итеп ялгыз пенсионерларны сайлаган. Исәпкә алучы гастролерлардан Кандра авылында өлкән яшьтәге ханым зыян күрә-ялганчвлар белән әңгәмәдән соң ул акча югалуын ачыклый.

Үрмәкәй авылында яшәүче 90 яшьлек хатынга алар "бүләк белән" килгән. Янәсе, бүләк аңа сугыш баласы буларак билгеләнгән. Бүләк-массажер һәм пычак тапшырып, кунакларның берсе хуҗабикәнең игътибарын читкә ала, ә икенчесе ул арада өйдә эзләнә. Өлкән яшьтәге ханым аларны куып чыгара алмый. Ниндидер мизгелдә кунаклар үзләре тиз генә җыенып юкка чыгалар. Ә алар белән бергә биш мең сум – пенсиядән калган барлык акча юкка чыга. Ялганчылар корбаны шунда ук телефон аша кызы белән бәйләнешкә чыга. Тегесе авыл кешеләрен алдакчыларны эзләүгә күтәрә. Алар яшьләрнең соры төстәге «Лада-Калина» га килүен ачыклый. Эзләүгә Сәйрән авыл Советының күрше торак пунктларында яшәүчеләр дә кушыла. Алар ике яшь кешене һәм машина йөртүче кызны тоткарлый һәм аларны полициягә тапшыра.

Егет – кызларның берсе Стәрлетамакта, икенчесе-Давлекан авылында яши икән. Хәзер алар белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.

Исегезгә төшерәбез, исәпкә алучыны экипировка буенча белергә була. Алар кызыл төстәге брендланган зәңгәр шарфта, яктылык кайтаргыч полосалары һәм халык санын алу логотибы булган зәңгәр жилетта йөриләр. Кулларында «Росстат» дип язылган зәңгәр төстәге букча, планшет бар. Әңгәмәне башлаганчы исәпкә алучы таныклыгын күрсәтә.

Барлык язмалар да респондентларның сүзләреннән алына. Бернинди телефон номерлары, паспорт мәгълүматлары, электрон адреслар исәпкә алучыны кызыксындырмый.

Туймазы районында ялганчы исәп алучылар барлыкка килгән
Туймазы районында ялганчы исәп алучылар барлыкка килгән
Туймазы районында ялганчы исәп алучылар барлыкка килгән
Автор:
Читайте нас: