Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2021, 11:18

Балтач районы башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, изге теләкләрен җиткерде.

Балтач районы башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Балтач районы башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

17 октябрь. Иске Балтач - "Балтач таңнары". Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле ветераннар һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне - юл салучылар бәйрәме - юллар, күперләр, юл-урам челтәре объектлары тәртиптә тотучылар бәйрәме белән котлыйм. Сез ел әйләнәсенә катлаулы юл хуҗалыгын карап тотуны һәм эксплуатацияләүне тәэмин итәсез. Сезнең тырышлык белән Балтач районы торак пунктлары арасында ышанычлы һәм имин автомобиль транспорты элемтәсе тәэмин ителә. Үзегезнең хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз белән сез көн саен һөнәрнең кирәклегенең һәм әһәмиятенең югары дәрәҗәсен раслыйсыз. Ә эшегезнең сыйфаты автомобиль хәрәкәте, предприятиеләр эше, машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең уңайлыгы һәм иминлеге белән бәйле. Авырлыкларга карамастан, юлларыбыз торышы яхшыра бара. Респулика һәм җирле әһәмияттәге юлларны, күперләрне һәм инженерлык корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре алып барыла,. Болар, һичшиксез, район халкының тормыш сыйфатында уңай чагылыш таба.

Сезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш телим.

Автор:
Читайте нас: