Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2021, 11:35

Балтачлыларның күпчелеге бер үк вакытта чирли

Балтачлылар, игътибар иткәнегез бармы, коронавирус “хроник” авыруга әйләнеп бара кебек

Балтачлыларның күпчелеге  бер үк вакытта чирли
Балтачлыларның күпчелеге бер үк вакытта чирли

Иске Балтач. 14 октябрь--"Балтач таңнары" Балтачлылар,  игътибар иткәнегез бармы, коронавирус “хроник” авыруга әйләнеп бара кебек.

Чирләп, хастаханә юлын таптый башлагач, мондый фикер үзеннән үзе башка килә. Былтыр үзем чирләмәдем. Ләкин чирле белән контактта булу сәбәпле, авыру үткәргән барлык чикләүләрне үтәргә туры килгән иде. Без узган елда октябрь ахыры—ноябрь башында уздырдык моны.

Быел  мине коронавирус сентябрь  ахырында аяктан екты. Былтыргыдан ун-егерме көн иртәрәк хастаханә юлын таптый башладым.  Беренче тапкыр врачка баруда коридордагы кешеләргә игътибар итсәм,  ни гаҗәп, врачка керергә торучылар арасында былтыр  шушы вакытта чирне  үткәргәннәр бар.   Икенче тапкыр анализ бирергә килгәндә тагын берничә шундый кешене очраттым. Врачка соңгы баруда  тагын шул ук хәл... Кешеләрнең сөйләнгәненә игътибар итәм.

--Синең дә положительныймы?

--Положительный шул...

--Без синең  сөйләшеп чирләгән кебек чирлибез әйеме... Былтыр да бер вакытта чирләп шушында очрашкан идек.

--Карале, чынлап та... Әйе шул, сөйләшеп утырган идек... Шушы вакыт түгел идеме соң?...

--Шушы вакыт иде дип хәтерлим... Карале, хронический чиргә әйләнеп  бара түгелме соң бу. Шулай ел саен чирләрбезме икән ни?...

“Былтыр да чирләгән идем, быелгысын җиңелрәк үткәрдем... Шул бөтен кеше чирләп чыгачак, шуннан гына иммунитет барлыкка киләчәк дигәннәре дөрестер инде”— дип сөйләнгәннәрен дә ишетергә туры килде.

 Сүз дә юк,  коронавирус беркайда  да китми. Безгә аның белән яшәргә туры киләчәк. Иммунитеты нык кеше грипп белән чирләмәгән кебек, коронавирус ка каршы да кеше бер җайлашыр. Тик әле чирлибез шул...

Автор:
Читайте нас: