Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2021, 15:00

Балтачлылар, коелган яфрак куркынычы турында беләсезме?

Балтачлылар, беләсезме, җиргә коелган яфрак аллергик авырулардан җәфаланучылар өчен куркыныч икән

Балтачлылар, коелган яфрак куркынычы турында беләсезме?
Балтачлылар, коелган яфрак куркынычы турында беләсезме?

Иске Балтач, 14 октябрь- “Балтач таннары". Балтачлылар, беләсезме, җиргә коелган яфрак аллергик авырулардан җәфаланучылар өчен куркыныч икән.  

Бу хакта иммунолог-аллерголог  Владимир Болибок   кисәткән. Ул  җирдә озак яткан яфраклар кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләгән.

Шәһәр паркларында яки авыл җирендә көзге пейзажларга соклану кайчак хәвефле дә булып куя.  Куелган яфраклардан түшәлгән  "келәм" аллергик реакция китереп чыгарырга яки сулыш юлларының йогышлы авыруына китерергә мөмкин, дип билгеләп үткән табиб. Аның сүзләренә караганда, күгәреккә аллергия булган кешеләр  аеруча зыян күрергә мөмкин.

"Күгәрек гөмбәләре  споралары -  табигый аллерген буларак билгеле. Алар коелган яфракта барлыкка килә. Чөнки аларны  яңгыр чылата, аннары яфраклар чери  башлы,    арытабан яфракларда күхгәрек барлыкка килә. Шуннан   күгәрек һавага күтәрелә һәм кайбер кешеләр аңа бирешә", – дип аңлаткан Владимир Болибок.

Теге яки бу матдәләргә аллергик реакция генетик рәвештә билгеләнә, бу күгәрек спораларына   дә кагыла. Әмма бу  споралар аллергиклар өчен генә куркыныч түгел: алар теләсә кайсы кешенең йогышлы процесслары үсешенә китерергә мөмкин

"Бу күбрәк  инфекцион фактор   булачак.  Кеше  күгәрекне сулаганнан соң аның үпкәсендә һәм тын юлларында  күгәрек инфекциясе башлана", - дип кисәткән  Владимир Болибок Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Кагыйдә буларак, мондый инфекция ютәл рәвешендә барлыкка килә, дип өстәгән аллерголог.

Автор:
Читайте нас: