Минзәлә. 10 октябрь - "Балтач таңнары".Татарстанның Минзәлә районында теркәлгән авиаһәлакәт нәтиҗәсендә унбиш парашютчы һәлак булган.
10 октябрь иртәсендә Минзәләдә L-419 җиңел моторлы самолет һәлакәткә тарыган. Коткаручылар самолет салоныннан исән калган биш кешене чыгарган.
Вакыйга урынында Минзәлә гарнизоны коткаручылары эшли. Самолет эчендә барлыгы 22 кеше булган. Пассажир сыйфатындагылар бпрысы да парашютчылар. Авиаһәлакәттә 15 кешенең гомере өзелгән. Алар арасында ике пилот та бар.
Тикшерү фаразлары буенча самолетның двигателе сафтан чыккан булырга тиеш. Ул бик түбәннән очкан һәм аңа ут капкан.
Очкычның кайсы юнәлештә очканы турында мәгълүмат юк.