Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь , 15:33

Балтачта бәйрәм ярминкәсе узды

Бүген, 9 октябрьдә, Иске Балтачта Республика көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе гөрләде.

Балтачта Республика көне алдыннан бәйрәм ярминкәсе уздыФото:Римад Төрки, Инстаграм, Газим Талипов

Иске Балтач. 9 октябрь - "Балтач таңнары". Бүген, 9 октябрьдә, Иске Балтачта Республика көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе гөрләде.

Балтачлылар бәйрәм ярминкәләрен көтеп ала. Чөнки мондый ярминкәләрдә җаның теләгән әйберләрне: кием-салым, хуҗалык өчен кирәк-яраклардан башлап, азык-төлек һәм башкасын барысын да, базардагы сыман, сәүдә рәтләреннән сатып алырга мөмкин.. Сайлану мөмкинлеге дә зурдан. Бәяләр дә чагыштырмача арзан булучан.

Авыл хуҗалыгы прдукциясе ассортименты да мул иде бүгенге ярминкәдә. Төрле категориядәге терлек, кош-корт ите, бал, балык, фураж тәкъдим иттеләр. Сәүдә рәтләре көннең икенче яртысына кадәр гөр килеп торды.

Район мәдәният сарае үзешчәннәре һәрвпкыттагыча ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп, ачык һава астында концерт куйдылар.

Балтачта бәйрәм ярминкәсе узды
Автор: