Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь , 11:34

Балтач районында эпидемиологик хәл катлаулы кала

Балтач районында ел башыннан 260 кеше коронавирус белән чирләгән

Балтач районында эпидемиологик хәл катлаулы кала

Иске Балтач. 17 сентябрь - "Иске Балтач". Балтач районында ел башыннан 260 кеше коронавирус белән чирләгән.

Үзәк район больницасы баш табибы вазифаларын башкаручы Салават Гыйльметдинов билгеләвенчә, атна эчендә генә коронавирус йогышы 52 кешедә ачыкланган. Бүгенге җиңел формада чирле 109 пациент өй шартларында дәвалана, шуларның 31е - балалар. Тәүлек эчендә 17 кешедә ПЦР анализ уңай нәтиҗә күрсәткән. Бүген районда 31 гаиләдә коронавирус белән барлык гаилә әгъзалары чирли. Өч кеше чирлеләр белән контактта булган өчен эштән впкытлыча азат ителгән.

Бүген 25 пациент Бөре шәһәрендә һәм башкалада хастаханә шартларында дәвалау курслары үтә. Атна эчендә 18 пациент хастаханәгә урнаштырылган.

Районда халыкны актив вакцинацияләү дәвам итә. Беренче компонент белән вакцинация 6385 доза вакцина ясалган, бу планның 56 процентын тәшкил итә. Икенче компонент белән 5114 кеше вакциналаштырылган. Кызганычка каршы, соңгы вакытта безнең районда вакцинация темпы төшкән.

Автор: