Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2021, 10:00

Башкортстан урманнарында ефәк күбәләге чыганакларын кул белән юк итәчәкләр

Башкортстан урманнарында ефәк күбәләге чыганакларын юк итүгә юнәлтелән өмәләр узачак.

Римад Төрки Ачык чыганаклардан Башкортстан урманнарында ефәк күбәләге чыганакларын юк итү өмәләре оештырачаклар
Башкортстан урманнарында ефәк күбәләге чыганакларын юк итү өмәләре оештырачакларФото:Римад Төрки / Ачык чыганаклардан

Уфа. 16 сентябрь - "Балтач таңнары". Башкортстан урманнарында ефәк күбәләге чыганакларын юк итүгә юнәлтелән өмәләр узачак.

 

Урманнарда 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр санитар куркынычсызлык айлыгы узачак. Бу хакта Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда урманарда чүп-чар, төрле калдыкларны чистарту буенча өмәләр үткәреләчәк.

Урманнарда санитар куркынычсызлык өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып барачаклар, шул исәптән урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен законнарда каралган җаваплылык турында сөйләячәкләр.

Ведомствоның урманнарны саклау бүлеге башлыгы Динил Әхмәтов билгеләп үткәнчә, министрлык карамагындагы «Әлшәй урман хуҗалыгы», «Бәләбәй урман хуҗалыгы», «Стәрлетамак урман хуҗалыгы», Әлшәй, Бәләбәй, Стәрлетамак урманчылыклары җитәкчеләренә урман кишәрлекләрендә корткыч аеруча киң таралган урман кишәрлекләрендә, торак пунктлар тирәсендә, гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буйларында, гражданнар тарафыннан урманнарга бару урыннарында ефәк күбәләкләре йомыркаларын кулдан җыюны оештыру йөкләнде.

Урман кишәрлекләрен арендалаучыларга агач кискәннән соң урынны калдыклардан, чүп-чардан арындыру буенча эшләр башкарырга һәм арендалана торган урман кишәрлекләрендә урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде.

"Башкортостан Республикасы муниципаль районнары администрацияләренә, шулай ук, муниципаль районнар территориясендә урнашкан предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрне һәм коммерцияле булмаган оешмаларны, шул исәптән волонтерларны җәлеп итеп, урман фондына якын — тирә территорияләрне чистарту буенча көзге экологик акцияләр үткәрүне оештырырга тәкъдим ителде»,-дип хәбәр иттеләр Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

2021 елның җәендә урманнар екфәк күбәләгеннән зыян күрде. Корткыч зарарланган җирнең гомуми мәйданы 476 мең гектарга җитте. Иң катлаулы хәл-- Баймак, Зилаер, Зианчура, Кананикольское, Күгәрчен һәм Хайбулла урманчылыкларында барлыгы 241,6 мең гектар мәйданда теркәлде.

Автор:
Читайте нас: