Иске Балтач 15 сентябрь — "Балтач таңнары".Башкортстан Республиткасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Әлфис Гаязовның Балтач районына эш визиты барышында Иске Балтач беренче санлы урта мәктәптә белем бирүнең иң көн кадагындагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Иске Балтач авылының беренче санлы урта мәктәбе-районның иң борынгы һәм иң зур мәгариф учреждениесе. Бүгенге көндә биредә бер сменада 760тан артык укучы белем ала, шул ук вакытта мәктәпнең проект егәрлеге 550 укучыга гына исәпләнгән. Бу шактый проблемалар тудыра.
Башкортстан Республикасы Деулет Gыелышы - Корылтае депутаты Әлфис Гаязов районнып педагогик җемегатьчелеге белен очрашты.
Әлфия Гаязовка, ведомствоның элекке башлыгы буларак, республиканың мәгариф системасындагы эшләр яхшы таныш. Шуңа да мәктәптә белем бирүнең иң көн кадагындагы мәсьәләләре буенча биредә булганда да фикер алыштылар, шул исәптән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру, пандемия чорында укыту кыенлыклары турында да сүз барды.
Әлфис Суфиянович мәктәп һәм гомумән мәгариф системасының мөһим проблемаларны исәпкә алды.