Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2021, 12:00

Балтачлылар, бәрәңге кайда кыйммәт икәнлеген беләсезме?

Балтачлылар, беләсезме, Татарстанда бәрәгенең килограммын 40 сумга саталар икән.

Балтач таңнары Ләйсән Галимова/Инстаграм  Балтачлылар, бәрәңге кайда кыйммәт икәнлеген беләсезме?
Балтачлылар, бәрәңге кайда кыйммәт икәнлеген беләсезме?Фото:Балтач таңнары / Ләйсән Галимова/Инстаграм

Иске Балтач. 15 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, беләсезме, Татарстанда бәрәгенең килограммын 40 сумга саталар икән.

 

  Быел бәрәңге начаррак, елына күрә ярыйсы дип әйткән кешеләр дә, бик вак, дип зарланучылар да бар. Уңыш аз булгач, бәясе артасын көт тә тор инде. Шушы көннәрдә, бәрәңге бәяләренең югары булуын язып, Татарстанның Чирмешән районында бер капчыгын 1600 сумга сатуларын хәбәр иттеләр, дип яза “Шәһри Казан”.

Басма үзенең укучылары  арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Лаеш районында бер капчык бәрәңгенең бәясе 1400-1800 сум тирәсе, диделәр. Баулы белән Әлмәттә 10 литрлы чиләк 500 сум икән. Нурлатта 300-350 сум тирәсе. Түбән Камада 5 литрлы чиләге 200 сум га кадаәр торуын хәбәр итә

Яшел Үзәндә шәхси хуҗалыклар 40-50 сумга саталар икән. Стәрлетамакны да телгә алган “Шәһри Казан”.    Анда да җәй буенча  гомумән яңгыр булмаган, бәрәңге юк,    базарда  бәрәңгенең килограммын 60-70 сумга саталар икән.  

Кайдадыр орлыклык бәрәңге дә үстерә алмаганнар икән хәтта.

  Ә язга табан бәрәңгенең килограммы  50 сумга ук күтәрелмәгәе дип борчылучылар да бар.

Автор:
Читайте нас: