Иске Балтач. 15 сентябрь - "Балтач таңнары". 24-26 сентябрь көннәрендә Балтач районы җирлегендә экстремаль автоузыш спортын яратучылар бәйгегә җыела.
Республикада эчке туризмны үстерү чикләрендә, Балтач районы җирлегендә трофи-рейдлар буенча республика чемпионатының алтынчы этабы ярышлары узачак. Бәйгене районның экстремаль автоузыш спортын яратучыларны берләштергән “Татарпиллер” клубы, OFF-Road туристик клубы, “Колея” республиканың автоспорт федерациясе берлектә оештыра.
Автотуристларның тамашачылар алдында мастер-класс күрсәтүе дә күз уңында тотыла..
Бәйгенең төп этабында автоспортчылар урында ориентирлашу буенча җитезлек һәм осталыкларын сынаячак.. . Ярышларны башкаладан килгән белгечләр хөкем итәчәк.
Трофи-рейдта катнашу өчен Бөре, Уфа, Дүртөйле, Октябрьский шәһәрләреннән, Калтасы, Борай районнарыннан эстремаль автоузыш спортын үз иткән спортчылар килүе көтелә.
Бәйгегә Усман авылыннан ерак түгел, Кыйгазы елгасындагы сусаклагыч тирәсеннән старт биреләчәк.