Соңгы елларда Башкортстанда төбәк җитәкчелеге тарафыннан мәгарифне үстерү буенча эзлекле һәм системалы адымнар ясала. Мәсәлән, 17 август көнне, Стәрлетамак шәһәрендә, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында мәгариф учреждениеләре директорларына 17 яңа автобус ачкычлары тапшырылды.
Радий Фәрит улы Хәбиров:
— 1нче сентябрь – яңа уку елы алдыннан без мәктәп автобусларын тапшырырга шатбыз. Республиканың 52 меңнән артык укучының уку көне мәктәп автобусыннан башлана. Һәм иң мөһиме, юлларда иминлек булсын. Ә хәвефсезлек — ул яңа, яхшы автобуслар һәм профессиональ водительләр. Шуңа күрә бүген мин матур хисләр белән яңа техникадан ачкычлар тапшырам. Имин йөрүегезне телим, мәктәп водителе эше бик җаваплы. Хөрмәтле мәктәп директорларын якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм! Сезгә һәм сезнең коллективларга сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим, - диде ачкычлар тапшыру тантанасында.
Бәхетле ачкыч ияләре арасында балтачлылар да бар. Түбән Иванай урта мәктәбе сөенечле вакыйга кичерде – яңа автобуслы булды. Мәктәп директоры Юрий Асылкаев 26 урынга исәпләнгән “ПАЗ Вектор Next” маркалы барлык шартлар да каралган яңа буын автобусының ачкычын алды.
Мәктәп директоры Юрий Асылкаев:
—Мәктәп өчен автобусның әһәмияте бәһалап бетергесез. Һәм яңа автобуслы булу — безнең өчен шатлыклы вакыйга. Укучыларны дәресләргә вакытында китереп җиткерү, төрле районда үткән чараларда, олипиадаларда, ярышларда катнашу автобуссыз булмый. Шундый чараларда катнашу балаларга сыйфатлы белем алырга юл ача һәм аларның белем дәрәҗәсен киңәйтә. Безнең Түбән Иванай урта мәктәбенә Якүнә, Мишкә һәм Янтимер авылларыннан 20 бала йөреп укый. Аларны йөртү өчен техник мөмкинлекләребез җитәрлек. Водительләр Альгиз Гәлиәкбәров һәм Рушан Әхмәтхановлар үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Укучыларыбызны автобусларда хәвефсез йөртү мәсьәләсе ныклы контрольдә. Шулай булырга тиеш тә инде. Балаларыбыз һәм аларның иминлеге барыбыз өчен дә иң мөһиме, — дип шатлыгы белән уртаклашты.
Биредәге тантана кысаларында яңа автобуслар Әбҗәлил, Аскын, Авыргазы, Балтач, Дәүләкән, Дуван, Ярмәкәй, Мәчетле, Миякә, Тәтешле, Уфа, Яңавыл районнары, Күмертау, Сибай һәм Уфа шәһәрләре мәктәпләренә тапшырылды. Башкортстанда укучыларны уку урынына барлыгы 1 523 автобус китерә. Алар 2 638 торак пункттан 52 206 баланы йөртәләр.
Ә Балтач районында 46 авылдан 512 укучыны мәктәпләргә алып бару һәм кире кайтару оештырылган. Бу эшкә 25 автобус җәлеп ителгән.
Соңгы алты елда республика бюджеты хисабына 714 млн сумлык 253 яңа автобус сатып алынган. Тагын 447 мәктәп автобусы федераль бюджет акчасына 950 млн сумга сатып алынган.