Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 август , 18:30

Яңа уку елына яңа автобуста!

Түбән Иванай урта мәктәбе яңа автобуслы булды.

Яңа уку елына яңа автобуста!
Яңа уку елына яңа автобуста!

17 август көнне, Стәрлетамак шәһәрендә,  Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Башкортстан Башлыгы мәгариф учреждениеләре директорларына 17 яңа автобус ачкычларын тапшырды.

— 1нче сентябрь – яңа уку елы алдыннан без мәктәп автобусларын тапшырырга шатбыз. Республиканың 52 меңнән артык укучының уку көне мәктәп автобусыннан башлана. Һәм иң мөһиме, юлларда иминлек булсын. Ә куркынычсызлык — ул яңа, яхшы автобуслар һәм профессиональ водительләр. Шуңа күрә бүген мин матур хисләр белән яңа техникадан ачкычлар тапшырам. Имин йөрүегезне телим, мәктәп водителе эше бик җаваплы бит. Хөрмәтле мәктәп директорларын якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм! Сезгә һәм сезнең коллективларга сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Бәхетле ачкыч ияләре арасында балтачлылар да бар. Түбән Иванай урта мәктәбе сөенечле вакыйга кичерде – яңа автобуслы булды. Транспорт чарасында укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен барлык  шартлар да каралган. Яңа автобуска балалар бик шат, педагоглар һәм ата-аналар да рәхмәтле. 

Яңа автобуслар Әбҗәлил, Аскын, Авыргазы, Балтач, Дәүләкән, Дуван, Ярмәкәй, Мәчетле, Миякә, Тәтешле, Уфа, Яңавыл районнары, Күмертау, Сибай һәм Уфа шәһәрләре мәктәпләренә тапшырылды. Башкортстанда укучыларны уку урынына барлыгы 1 523 автобус китерә. Алар 2 638 торак пункттан 52 206 баланы йөртәләр.

Яңа уку елына яңа автобуста!
Яңа уку елына яңа автобуста!
Яңа уку елына яңа автобуста!
Автор:
Читайте нас: