Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 апрель , 19:49

Лаеклыларга лаеклы бүләк

Райондашыбыз Николай Кашин Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Лаеклыларга лаеклы бүләк
Лаеклыларга лаеклы бүләк

Бүген, 3 апрельдә, Уфада IV “Взлетай” белем бирү форумы узды.

Форумга мәктәп директорлары, урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Чарада Балтач районы делегациясе дә катнашты.

Форумда укыту процессының төрле аспектлары буенча фикер алышу мәйданчыклары эшләде. Чара кысаларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Форумның йомгаклау өлешендә тантаналы шартларда республиканың педагогик хезмәткәрләре бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Көндәшле урта мәктәбеннән Николай Кашин да бар.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин райондашыбызга  Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын тапшырды.

Лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Лаеклыларга лаеклы бүләк
Лаеклыларга лаеклы бүләк
Автор:
Читайте нас: