Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март , 11:15

“Халиков укулары”ннан җиңүләр белән!

Балтачлылар республика күләмендә үткән фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар.

“Халиков укулары”ннан җиңүләр белән!
“Халиков укулары”ннан җиңүләр белән!

Бүздәкнең 1нче урта мәктәбе базасында Муллаян Халиковның тууына 130 ел тулуга һәм Гаилә елына багышланган “Халиков укулары” республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә катнашу өчен 432 белем бирү оешмасыннан 472 укучының эшләре игълан ителде.

Биредәге чарадан балтачлылар да читтә калмады. Алина Вахиева (Штәнде урта мәктәбе) – җиңүче, ә Әмир Мәгъзүмов (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе) призер булды.

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

“Халиков укулары”ннан җиңүләр белән!
“Халиков укулары”ннан җиңүләр белән!
“Халиков укулары”ннан җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас: