Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 март , 18:55

Укытучыларның хезмәт хаклары арта, диләр...

Күпмегә?

Укытучыларның хезмәт хаклары арта, диләр...
Укытучыларның хезмәт хаклары арта, диләр...

Яңа уку елыннан башлап, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, Башкортстанда да билгеле бер категория укытучыларның хезмәт хакларына бишәр мең сум өстәячәкләр. Бу белдерү белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, яңалык мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия буенча киңәшчеләргә кагылачак.

Директорларның тәрбия буенча киңәшчесе вазифасы мәгариф системасында чагыштырмача яңа. 2021 елда ул пилот проекты сыйфатында илнең 10 төбәгендә эшли башлады, 2022 елда инде 35 төбәктә. Хәзер практика киң таралган. Русия Мәгариф министрлыгы материалларында әйтелгәнчә, әлеге хезмәткәр өчен йөкләнеш нормасы - атнага 36 сәгать.

 

 

Автор:
Читайте нас: