Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар , 15:30

1нче февральгә кадәр гариза бирергә кирәк

Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гариза бирү вакыты 1нче февральгә кадәр булуын искәртә.

1нче февральгә кадәр гариза бирергә кирәк
1нче февральгә кадәр гариза бирергә кирәк

Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гариза бирү вакыты 1нче февральгә кадәр булуын искәртә.

Укучылар гаризаны мәктәпләрендә, ә узган елларда тәмамлаучылар һәм колледж студентлары БДИ тапшыру өчен билгеләнгән теркәлү урыннарында яза ала. Гаризада тапшырырга ниятләгән предметларны санап чыгарга кирәк булачак.

БДИ мәсьәләләре буенча кызу линия телефоннары: 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28.  Шулай ук район мәгариф бүлегенә 8 (347)532-11-30 һәм 8 (347)532-14-64 телефон номерлары буенча шалтыратырга була.

Гаризаларны кабул итү буенча төгәллек таләп ителә: узган елгы чыгарылыш укучылары БДИны аның төп чорының резерв срокларында (20нче июньнән 1нче июльгә кадәр) тапшыралар. Имтихан үткәрүнең башка срогында (вакытыннан алда, төп чорында) узган елларда тәмамлаучыларның БДИда катнашуы аларның документаль рәвештә расланган ђитди сәбәпләр (авырулары яки башка шартлар) һәм дәүләт имтихан комиссиясенең тиешле карары булганда гына рөхсәт ителә.

Шуңа күрә узган елгы чыгарылыш укучылардан төп чорның резерв көннәренә гариза кабул ителә, әгәр кемдер башка вакытта тапшырырга тели икән—гаризасы параллель рәвештә Уфа шәһәре, Театр урамы, 5/2, 106нчы бүлмә (Дәүләт имтихан комиссиясе) адресы буенча ђибәрелә.

Имтиханнарны үткәрү тәртибенә ярашлы рәвештә, агымдагы елның чыгарылыш укучылары имтиханнарны төп чорда яки теләк буенча вакытыннан алда тапшыра ала. Алар өчен урта гомуми белем бирү программасы имтихан башланганчы (тәртипнең 50 пункты) тулы күләмдә үзләштерелергә тиеш. Урта һөнәри белем бирү студентлары өчен БДИда катнашу вакыты чикләнмәгән, әмма урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү яки тәмамлау турында белешмә таләп ителә.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА,

район мәгариф бүлеге начальнигы.

Автор:
Читайте нас: