Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар , 13:20

Афәрин, Юлия Асрарова!

Кичә башкорт теленнән төбәкара, ә бүген татар теленнән республика олимпиадасы призеры булды бар яклап та сәләтле райондашыбыз.  

Афәрин, Юлия Асрарова!
Афәрин, Юлия Асрарова!

Бүген Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау тантанасы үтте.

Быел бәйгедә татар теле һәм әдәбияты буенча республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 131 укучы катнашты. Олимпиада барышында алар  өч биремне үтәде: викторина сорауларына җавап бирде, бирелгән темага диалог төзеделәр  һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. 

Балтач районыннан муниципаль этапта җиңүче Штәнде урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова катнашты. Ул кичә генә башкорт теленнән төбәкара олимпиадасы призеры булган иде. Бар яклап та булдыклы укучы бүген менә татар теленнән республика олимпиадасы призеры.

Туган телен сөюче кызны биредәге олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линеза Нуртдинова әзерләгән. Абруйлы мөгаллимәнең укучылары менә инде дистәләгән еллар республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә район данын лаеклы яклыйлар.

Ихлас күңелдән Юлияне һәм җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линеза Фидус кызын шушы мәртәбәле җиңүләре белән котлыйбыз һәм ары таба да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Афәрин, Юлия Асрарова!
Афәрин, Юлия Асрарова!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: