Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар , 18:49

Юлия Асрарова – төбәкара олимпиада призеры

Бүген Уфада башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Юлия Асрарова – төбәкара олимпиада призеры
Юлия Асрарова – төбәкара олимпиада призеры

8-9нчы гыйнварда Уфа шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге республика гимназиясе базасында башкорт теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды.

Быел башкорт теле буенча төбәкара олимпиадада Башкортстаннан, Чиләбе, Ырымбур, Самара өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан 287 укучы катнашты. Алар башкорт теле һәм әдәбияты буенча викторина, тест, текст буенча эш (лексик-грамматик биремнәр) эшләделәр.

Шундый югары дәрәҗәдә үткән олимпиададан балтачлылар да читтә калмады. Штәнде урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп, төбәкара олимпиада призеры булды.

Бүген аңа тантаналы шартларда Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Юлияне һәм аның остаз-укытучысы Рәмзия Валинурованы чын күңелдән котлыйбыз. Ирешкәннәрдә тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, яңадан-яңа үрләр яуларга телибез.

Юлия Асрарова – төбәкара олимпиада призеры
Юлия Асрарова – төбәкара олимпиада призеры
Юлия Асрарова – төбәкара олимпиада призеры
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: