Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 ноябрь 2023, 13:16

500 мең сум акча аласыгыз киләме?

Моның өчен нәрсә эшләргә?

500 мең сум акча аласыгыз киләме?
500 мең сум акча аласыгыз киләме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров патриотик тәрбия буенча эшләрне яхшы оештыручылар өчен грантлар булдырды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Указга ярашлы 2024нче елдан республиканың гомум белем бирү оешмаларында патриотик тәрбия бирү буенча эшләрне яхшы оештыручыларга грантлар биреләчәк.

Һәр уку елы нәтиҗәләре буенча күләме 500 мең сум булган 10 гранд тапшырылачак. Җиңүчеләрне Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган конкурс нигезендә сайлап алачаклар.

Фото: "Башинформ". 

Автор:
Читайте нас: