Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь 2023, 21:40

Штәнде урта мәктәбе укучылары – төбәкара конкурс призерлары

Бүген, Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясендә, “Мостай укулары” XIV төбәкара әдәби-иҗат конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында балтачлылар да бар.

Штәнде урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Илнара Асрарова (җитәкчесе Лилия Асрарова) һәм 10нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова (җитәкчесе Альбина Фәссахова) призер булдылар.

Бар яклап та сәләтле укучыларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Штәнде урта мәктәбе укучылары – төбәкара конкурс призерлары
Штәнде урта мәктәбе укучылары – төбәкара конкурс призерлары
Штәнде урта мәктәбе укучылары – төбәкара конкурс призерлары
Автор:
Читайте нас: