Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 октябрь 2023, 21:17

Районда XIX Ачык Әхмәрова укулары узды

Бүген, Югары Карыш урта мәктәбендә, XIX Ачык Әхмәрова укулары һәм "Хәтернең алтын битләре" VI туган якны өйрәнү конкурсы узды.

Районда XIX Ачык Әхмәрова укулары узды
Районда XIX Ачык Әхмәрова укулары узды

Бүген, Югары Карыш урта мәктәбендә, XIX Ачык Әхмәрова укулары һәм "Хәтернең алтын битләре" VI туган якны өйрәнү конкурсы узды. Әлеге чара танылган җәмәгать эшлеклесе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның мактаулы туган як тарихын өйрәнүчесе, мәгърифәтче, педагог-методист һәм Уфа шәһәренең туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыручысы булган Флүрә Әхмәрованың тууына 95 ел тулуга багышланды.

Мәктәпнең концерт залында ниндидер сихри атмосфера иде. 9нчы сыйныф укучысы Илдар Хәмәтов Батырша образында “Өндәмә” монологы белән кунакларны каршы алды. Фәрит Сәхәпов “Батырша” бәете белән дәвам итте. Ары таба чарага тагын да ямь өстәп Уфа кунагы - Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Валентина Топычканова чыгыш ясады.

Чараны ачу тантанасында Флүрә Әхмәрованың кызы - “Русиянең туган якны өйрә­нүчеләр берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оеш­масының Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа бүлек­чәсе җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Икъсанова, Уфа шәһәренең “Меридиан” балалар туризмы, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге методисты Лидия Зайдуллина, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гельшат Хөсәенова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфис Шәйхәйдәров, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев, район мәгариф бүлеге методисты Рима Сафина, Югары Карыш урта мәктәбе директоры Рита Кашфуллина, Балтач районы башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламовалар барысын да сәламләп, конкурсантларга уңышлар теләделәр.

Ары таба чара үзәгендә – укучылар үзләренең тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Алар арасында Уфа шәһәреннән килүчеләр дә бар иде. Алина һәм Тимур Бикбулатовлар конкурска әти-әниләре белән килгәннәр. Алар әлеге тикшеренү эше буенча  алдан җәй көннәрендә үк районга килеп, үзләренә кирәк мәгълүматлар туплаганнар. Уфаның 160нчы лицееның 8нче сыйныф укучысы Дарья Топычканова шулай ук тикшеренү эшендә сайлаган темасына тирән анализ ясаган.

XIX Ачык Әхмәрова укулары кысаларында шулай ук педагоглар өчен дәресләр, мастер-класслар конкурсы игълан ителгән иде. Биредә Уфа, Туймазы шәһәрләреннән һәм Балтач районыннан педагоглар үз эшләре белән чыгыш ясадылар.

Барлык чыгышлар дә тәмамлангач, конкурсның кульминацион мизгеле җитте. Җиңүчеләр һәм призерларга “Русиянең туган якны өйрә­нүчеләр берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оеш­масының Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа бүлек­чәсенең, район Хакимиятенең,  “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе урындагы башкарма комитетының, Балтач районы башкортлары Корылтаеның башкарма комитетының һәм район мәгариф бүлегенең грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук конкурсантлар  “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе урындагы башкарма комитетыннан истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Автор:
Читайте нас: